16+

Әфганчыларны хөрмәтенә чаралар Җиңү паркында узачак

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел булачак. Гадәт буенча бу көнне хәрби бурычларын үтәгән ватандашларыбызны искә алу чаралары үтә.

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел булачак. Гадәт буенча бу көнне хәрби бурычларын үтәгән ватандашларыбызны искә алу чаралары үтә.

Казан шәһәрендә әлеге дата уңаеннан хәтер чарасы 15 февральдә Җиңү паркында узачак. Иртәнге сәгать тугызда башланачак митингта Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар, сугыш кырларында һәлак булган егетләрнең туганнары, төрле оешма вәкилләре катнашачак. Паркта кыр кухнясы җәелер дип көтелә. Шунда ук әфганчылар истәлегенә Җиңү паркында урнаштырылачак һәйкәлнең макеты белән дә танышу мөмкинлеге булачак.

Бу көнне шулай ук Казан Кремлендә Татарстан Республикасының  дәүләт бүләкләрен тапшыру да планлаштырыла.
Аерым алганда, «Дуслык» орденына Руслан Аушев, Ильяз Дауди, Иван Егоров, Борис Громов ия булыр дип көтелә.

Шунда ук дүрт әфганчыга яңа автомобильдән ачкычлар тапшырылачак.

Чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Фото: lrt.lt

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading