16+

ФИФА 2026 елда чемпионат узачак шәһәрләрне атады

Халыкара футбол федерациясе 2026 елда Дөнья чемпионаты финалы узачак шәһәрләрне сайлап алган.

Халыкара футбол федерациясе 2026 елда Дөнья чемпионаты финалы узачак шәһәрләрне сайлап алган.

2026 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының финалы узачак шәһәрләр исемлеге билгеле булды. Бу турнирда, тарихта беренче тапкыр, 48 җыелма катнашачак һәм чемпионат өч илдә: АКШта, Канадада һәм Мексикада узачак.

Чемпионат уздырырга барлыгы 23 кала дәгъва кылган. Шуларның 17 се АКШта, калганнары Канада һәм Мексикада.

Нәтиҗәдә ФИФА 16 шәһәрне сайлап алган. Бу Американың Атланта, Бостон, Даллас, Канзас-Сити, Лос-Анджелес, Майами, Нью-Йорк/Нью-Джерси, Сан-Франциско, Сиэтл, Филадельфия һәм Хьюстон, Вашингтон шәһәрләре.

Мексикада чемпионат Гвадалахар, Мехико һәм Монтеррей, ә Канадада –Ванкувер һәм Сиэтл калаларында узачак, дип яза "Российская газета". 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading