16+

FIFA вәкилләре «Мәрҗәни» мәчете белән танышты (ФОТОЛАР)

Халыкара футбол федерациясе вәкилләре Казанның «Мәрҗәни» мәчете белән танышты. Делегация составында FIFAның генераль сәркатибе Фатма Самураның тормыш иптәше Амад Самура һәм кызы бар иде, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

Хөрмәтле кунакларны мөфтинең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов каршы алды. Ул аларны мәчетнең тарихы белән таныштырды һәм экскурсия үткәрде. Соңыннан Мансур хәзрәт FIFA вәкилләренә республикада ислам үсеше, конфессияара мөнәсәбәтләр һәм Казанның мәдәнияте хакында сөйләде. Кунаклар Казанда үтүче Конфедерацияләр Кубогы хакында да фикер алышты.
Фотолар: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading