16+

Филармониядә бер сәгать эчендә 500 000 сумлык абонемент сатылган

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залы фойесында халык, чират торып, абонементлар ала - филармониядә Абонементлар ярминкәсе башланды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.

"Ярминкәгә 22 төрдә 14 мең данә абонемент сатуга чыгарылды. Сәгать 10.00 башларбыз дип планлаштырсак та, халык бик күп җыелгач, иртәрәк тә башларга туры килде. Бер сәгать эчендә 500.000 сумлык абонемент сатылган иде. Көндезге сәгать 11.00 ул сан 800.000 сумга җитте, - дип хәбәр итте филармониянең матбугат хезмәте "Татар-информ" хәбәрчесенә. Ярминкә бүген кичке тугызга кадәр эшләячәк.

Абонемент концертлары филармониядә күп еллар барса да, билетларны сату ярминкә буларак икенче ел рәттан үткәрелә, анда абонемент билетлары ташлама белән сатыла.

Абонемент - бер иҗади идея берләштергән концертлар сериясе. Абонемент хуҗасының әлеге сериянең һәр концертында тәгаенләнгән үз урыны була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading