16+

Филипп Киркоров Казанда балалар белән концерт куячак

6 июнь көнне Казанның “Московский” мәдәният йортында “Добрая волна” фестиваленең сайлап алу туры башланды. Биредә мөмкинлекләре чикле булган балалар җыр, музыка, сәнгатьле сөйләм кебек иҗат төрләрендә үзләрен сынап карый. Фестивальнең финал өлешендә исә София Ротару, Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова, Динә Гарипова кебек Россия күләм танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

6 июнь көнне Казанның “Московский” мәдәният йортында “Добрая волна” фестиваленең сайлап алу туры башланды. Биредә мөмкинлекләре чикле булган балалар җыр, музыка, сәнгатьле сөйләм кебек иҗат төрләрендә үзләрен сынап карый. Фестивальнең финал өлешендә исә София Ротару, Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова, Динә Гарипова кебек Россия күләм танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Фестивальнең генераль продюсеры, Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой “Добрая волна” проектының ил өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.
-Әлеге проект илебезгә, безгә бик кирәк иде. Мөмкинлекләре чикле балалар белән бәйле проблемалар һәр шәһәрдә, һәр төбәктә бар. Көнбатышта мондый балалар инде күптән рәхәтләнеп, иркенләп яши, югары уку йортларында белем алып һөнәр үзләштерә. Бездә әле бу эш күптән түгел генә башланды. Әлеге проектта сәламәт балалар белән мөмкинлекләре чиклеләр берләшә. Бу алар арасында булган киртәләрне юк итәр дип уйлыйм, - диде композитор.

Фестиваль «Добрая Казань» проекты кысаларында үткәрелә. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге фестиваль хәйриячелеккә юнәлтелгән 12 Казан проектының берсе генә әле.
- Фестиваль халыкны бер-береңне хөрмәт итәргә, ихтирамлы, ихтибарлы булырга өйрәтә. Беренче гала-концерт ноябрь аенда узган иде. Ул бездә яңа традицияләргә нигез салды. Тормыш шартлары нинди булырга карамастан, иҗат өмет белән яшәргә этәргеч бирүче зур бер көч булып тора, - диде Илсур Метшин.

“Добрая волна” фестивале Россия Президентының 66 миллионлык грантына ия булды. Бу аның географиясен киңәйтергә ярдәм итте. Хәзер фестиваль Казан, Курск, Краснодар, Севастополь, Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә дә узачак.
-Бу уникаль проект, Россиянең бер генә төбәгендә дә андый әйбер юк. Татарстанның 58 Россия Президенты грантларын алып кайтулары да республикада хәйриячелеккә зур урын бирелә икәнен күрсәтә, - ди Игорь Крутой.

Россиякүләм фестивальнең гала-концерты 30 ноябрь көнне Казанда узачак. Илнең сәләтле балалары эстрада йолдызлары белән концерт куячак.

Алисә Шәрәфиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading