16+

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Ачык ишекләр көненә җыя

Һәр абитуриент үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Ачык ишекләр көненә җыя

Һәр абитуриент үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Ачык ишекләр көненә чакыра. Ул 2024 елның 23 мартында көндезге сәгать 12дә Казан шәһәре Татарстан урамы 2 йорт адресы буенча узачак. 

Әлеге институт рус, татар һәм чит телләр, әдәбият, музыка, сәнгать белеме, мәдәниятара коммуникация өлкәсендә профессионаллар, шулай ук укытучылар, PR һәм реклама, нәшрият эше һәм милли журналистика, полилингваль мохиттә эшли алучы белгечләр әзерли.

Һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала, остаханәләрдә катнаша һәм институтның эчке тормышы белән якыннан таныша алачак. Ачык ишекләр көнендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк: https://forms.gle/Mfsbc6ufhdkSZfxB7.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading