16+

Фитыр сәдакасының күләме билгеле булды

Быел Рамазан аеның башлану көне 16 майга туры килә, ә беренче тәравих намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 майдан укый башлыйлар.

Быел Рамазан аеның башлану көне 16 майга туры килә, ә беренче тәравих намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 майдан укый башлыйлар.

Ураза бәйрәмен 15 июньдә билгеләп үтәчәкбез.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең чираттагы пленум утырышында республика имам мөхтәсибләре, казыйлар Рамазан аен үткәрү тәртибен, аерым алганда аның төгәл башлану көнен, фитыр сәдакасы һәм фидия күләмен раслады. Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә тәкъдим ителгән суммасы – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Сәдакалар күләме Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең, ә көмеш буенча 18 мең сум тәшкил итә.
Республика ифтарын үткәрү көннәре дә билгеле. Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Чараны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «Kazan-Arena» акционерлык җәмгыяте оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәреләчәк.
Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Чарага күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, начар күрүчеләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырыла. Шулай ук бәйрәмдә республика җитәкчеләре, Россия төбәкләреннән дин әһелләре, Россия мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашачак. Республика ифтары бай эчтәлекле мәдәни программа белән тулыланыр дип көтелә.
Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган 600 егет һәм кызны җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерларны теркәү «ВКонтакте»: https://vk.com/iftarrt2018 һәм Инстаграмм: https://www.instagram.com/muslimmol/ социаль челтәрләрдә башкарыла. Белешмәләр өчен телефон: 8927 453 30 00.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading