16+

Физкультураны “сатып алырга” ашыкма!

Студентларның коррупциягә каршы комитеты кино, кызыклы лекцияләр, уеннар, заманча кием аша Татарстандагы ришвәтнең тамырына балта белән чабарга ниятли. Шул рәвешле алар яшьләргә ришвәт бирү һәм алуның начар чир икәнен аңлатырга тели.

Студентларның коррупциягә каршы комитеты кино, кызыклы лекцияләр, уеннар, заманча кием аша Татарстандагы ришвәтнең тамырына балта белән чабарга ниятли. Шул рәвешле алар яшьләргә ришвәт бирү һәм алуның начар чир икәнен аңлатырга тели.

– Студентларның коррупциягә каршы комитеты төзелүнең максаты – республика вузларында ришвәтчелекне бетерү иде. Бүген кеше әле студент булса, иртәгә инде президент булырга мөмкин бит. Яшьләрне ришвәткә каршы торырга өйрәтеп, без үзебезгә якты киләчәк төзибез, - диде Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Рөстәм Гаязов.

Казан Федераль университетында да ришвәт белән көрәшү актив бара икән. Әйтик, бер укучы физкультура фәнен дәрескә йөрмичә генә “сатып” алмакчы булган.
– Сер түгел, күп кенә уку йортларында студентлар физик культура дәресен “сатып” кына ала. Минем яныма да бер студент килеп, “укытучыга ничек итеп акча бирергә икән?”, дип сораша башлады. Мин аңа ришвәт биргән өчен төрмәгә дә утырырга мөмкин, ул җинаять эше икәнен аңлаттым. Әлеге студент ниятеннән кире кайтты. Дөрес, дәрескә йөрмәгәне өчен өстәмә сессиягә калды. Ләкин ришвәтсез генә имтиханнарын тапшыра алды, - дип сөйләде Казан федераль университетының юридик факультеты студентлар коррупциягә каршы комиссиясе рәисе Дарья Максименко.

Яңа уку елында Казан университеты студентлары “Ришвәтчене тап” дигән квест уены оештырырга ниятли. Анда беренче тапкыр  QR-код кулланалар. Аның ярдәмендә студентлар ришвәт бирү очракларын теркәп барачак. Шулай ук вузда “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенын оештырачаклар, ришвәт темасына багышланган кино карыячаклар һәм ришвәткә каршы өндәүче киемнәр җитештерә башлаячаклар. Республикада шулай ук ришвәткә каршы “Бирмә дә, алма да!” дигән проект тормышка ашырыла. Аңа теләгән һәр студент кушыла ала.           

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading