16+

Фәнис Яруллинның хатынына дәүләт бүләге бирелде

Узган җомгада филармония концертлар залында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Җилләрдә сыналган җилкән” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Фәнис Яруллинның хатынына дәүләт бүләге бирелде

Узган җомгада филармония концертлар залында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Җилләрдә сыналган җилкән” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Әлеге кичәгә шагыйрьнең якыннары, якташлары, язучылар, бүгенге көндә аның җырларын башкаручы җырчылар җыелган иде. Һәм нәкъ менә шушы көнне мәрхүмнең хатыны, озак еллар аның янәшәсендә булган якын кешесе Нурсөя Яруллина Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” дигән дәүләт медале белән бүләкләнде.

Әдәби-музыкаль кичәдә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев та бар иде.
– Татарда шагыйрьләр бик күп, әмма минем үземнең, “шагыйрь” сүзен уйлагач та, иң беренче булып күзалдыма Габдулла Тукай һәм Фәнис ага Яруллин килеп баса. Аның белән танышканда миңа 15 яшь иде. Шушы яшемдә “Татарстан яшьләре”ндә шагыйрь Марс Шабаевның Фәнис Яруллинның ачы язмышы турындагы бер мәкаләсен укыдым. Шунда ук шагыйрьнең бик матур, мәгънәле, гыйбрәтле шигыре чыккан иде. Фәнис аганың язмышы турында белгәч, йөрәгем “дөп-дөп” итеп тибә башлады. Шуннан соң бу кешене күреп, аның белән танышу теләге белән яндым. Бу вакытта аның “Бәкер” шифаханәсендә дәвалануын белдем. Ул безнең авылдан 200 чакрым чамасы иде. Шунда барыр өчен укытучыдан “Иж” мотоциклын сорадым. Ул өр-яңа булганлыктан, транспортның номеры да, үземнең таныклыгым да юк. Шулай булса да, кич белән юлга кузгалдым. Май ае булганлыктан, көн суык иде. Өшегәч, бер эскерт астында төн үткәреп, иртән “Бәкер”гә барып җитеп, Фәнис аганың бүлмәсенә кердем. Ул миннән хәлләремне сорашты, бер-беребезгә шигырьләребезне укыдык. Шунда мин чын мәгънәсендә шигырьнең нәрсә икәнен аңлый башлаган шикелле булдым. Ачы язмышлы кешенең шундый матур шигырьләр язуына шаккаткан идем, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.  
Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны исә Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев, Гөлнара Тимерҗанова, Рәсим Низамов, Лилия Хәйруллина, Чулпан Йосыповалар башкарды.

Фото: Татар-информ/ Рамил Гали

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading