16+

Фәрит Мөхәммәтшин гимназия укучыларына дәрес бирәчәк

17 февральдә Казанның 6нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе уздырачак.

17 февральдә Казанның 6нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе уздырачак.

Проект бүген башланып китте һәм бер атна дәвам итәчәк. Бу хакта парламент башлыгы ТР Халыклар ассамблеясенең V хисап-сайлау конференциясендә хәбәр итте.

Парламент дәресләре Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган, диде Мөхәммәтшин. Алар Татарстанның барлык мәктәпләрендә 15-20 февральдә узачак. Быел дәрес «Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге республиканың уникаль байлыгы буларак, мәдәният  һәм тел күптөрлелеге» темасына багышлана.

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, проектның төп бурычы — гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыру.

«Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты үз филиаллары һәм вәкиллекләре белән әлеге проектта катнашырга тиеш дип уйлыйм. Сезнең үсеп килүче буын белән уртаклашырлык әйберләрегез бар, милләтара мөнәсәбәтләр һәм уздырыла торган чаралар турында сөйләргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин җыелучыларга.

Парламент дәресе — Татарстан Дәүләт Советының, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Мәгарифне үстерү институтының 2009 елдан гамәлгә ашырыла торган  уртак проекты.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading