16+

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык Владимир Путинны кабаттан сайлап куела алуны яклап, чыгышлар ясый

Парламент Рәисе мондый мөмкинлек тудыру илнең стабиль үсешенә һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, дип саный.

Парламент Рәисе мондый мөмкинлек тудыру илнең стабиль үсешенә һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, дип саный.

“Илебезнең күпчелек халкы лидерыбыз Россия Президенты постына кабаттан сайлап куела алу мөмкинлеге бирүне сорап, чыгышлар ясый. Татарстан Республикасы халкының да күпчелеге шулай дип саный”, - дигән республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТАССка.
 
Аның фикеренчә, Конституцияне үзгәртү буенча  закон проектына кабул ителгән үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путинга яңадан сайланырга, “илебезнең стабиль үсеш курсын саклау”  хокукын бирә. 

“Россиялеләрнең күпчелеге өчен әлеге төзәтмә, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карау. Мин республикадагы күпчелек сайлаучылар белән очрашулар буенча фикер йөртәм”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading