16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Парламентка эшлекле, җирдән аерылмаган кешеләр килсен иде”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшли торган мәгълүмат үзәгендә журналистларга шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, парламентка тормыш тәҗрибәсе булганнар да, яшьләр дә кирәк.

– Кандидатлар арасында яшь кешеләр күп. Алар республиканы тагын да яхшы, уңайлы итсен иде. Сайлау алды кампаниясендә республиканың сәяси партияләре активлык күрсәтте. Бер урынга дүрт кандидат иде. Бу күп нәрсә турында сөйли, – диде ул.

Аныңча, сайлау кампаниясе вакытында “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең әгъзалары саны 160ка арткан.
Ул шулай ук бүгенге сайлаучыларның да әзерлекле, сәяси яктан грамоталы булуын билгеләп үтте.

– Яшьләр дә актив, очрашуларда тирән сораулар бирәләр, – диде парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин сайлау алды кампаниясе вакытында район-шәһәрләрдә очрашулар булуын, анда халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килүен ассызыклап үтте.
– Бу бер яктан безнең алга зур бурычлар куя, икенче яктан безгә ышанычларын да күрсәтә, – диде спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading