16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сүз сөйләү генә җитми, эш күрсәтергә кирәк»

Сәясәтче нинди булырга тиеш? Яшь политтехнологлар «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинга әнә шул сорауны бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сүз сөйләү генә җитми, эш күрсәтергә кирәк»

Сәясәтче нинди булырга тиеш? Яшь политтехнологлар «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинга әнә шул сорауны бирде.

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардиясе» баш­лангычында, яшь политтехнологларның федераль уку-мәгариф форумы эшләде. Әлеге чарада Россиянең барлык төбәкләреннән 400 яшь гвардияче, агитатор һәм социолог катнашты.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучылар белән очрашты. Сүз башында ул республика ирешкән уңышларны санап үтте. Уңышларның уртак тырышлык нәтиҗәсе булуын әйтте. Яшьләрнең партия һәм сәяси тормыш белән генә чикләнмичә, социаль өлкәгә дә игътибар бирүләрен уңай бәяләде Татарстан парламенты әйдаманы.

– Яшьләр фикере безгә – ­Россия Федерациясе төбәкләре җитәкче­ләренә файдага. Үзара аралашудан һәм фикерләшүдән яшьләр үзләре дә зур файда ала, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Яшьләрнең илдәге сәяси тормышта катнашулары турында фикерләре белән уртаклашканда, ул яшьләрнең парламентта һичшиксез урын алырга тиешлекләрен әйтте.

– Өлкәннәр белән яшьләрне бер-­берсенә һич кенә дә каршы куярга ярамый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу тәҗрибәле кешеләр өчен дә һәм яшьләр өчен дә зыянлы дип уйлыйм. Парламентта яшьләр булыр­га тиеш. Безнең күптән түгел квоталар буенча фикерләшү булып алды. Генераль советтан яшьләр 10 процентны тәшкил итәргә тиеш дигән күрсәтмә җибәрелә торган иде. Хәзер бу таләптән читләштек. Яшьләр үзләре дә квота куюның мөмкинлекләрне чикләү икәнлеген аңлады дип уйлыйм. Моны эшләргә ярамый, һәркемнең хокуклары тигез булырга тиеш.
Дәүләт Советы рәисе уйлавынча, яшьләрнең өстенлеге – аларның максатчанлыгында һәм яңа карашлы булуларында. Фәрит Мөхәммәтшин форумга тормышны тагын да яхшыртуга этәргеч бирә торган, яшьләргә дә һәм өлкәннәргә дә кагылышлы булган темалар куярга тәкъдим итте.

– «Бердәм Россия» партия әгъзаларына гына түгел, ә партиясезләргә дә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыра, – дип, партия эшчәнлеге турында сөйләвен дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. – «Бердәм Россия» тарафыннан оештырылган алдан тавыш биреп карау мәйданчыгына партиясезләрне дә кертү дөрес гамәл булырмы икән дип шикләнгән идем. Ләкин бит парламент күп­челеген тәшкил иткән «Бердәм ­Россия» партия әгъзалары өчен генә түгел, ә үзен күрсәтергә һәм сынап карарга теләгән һәр кеше өчен җаваплы.

Сәясәтче нинди булырга тиеш? Залдан әнә шундый сорау бирелде.
– Сәясәтче үзе алдында да һәм җәмгыять алдында да дөреслек, тәртип, намус төшенчәләренә таянып эш йөртергә тиеш. Сәясәт белән шөгыльләнергә җыенасың икән, кешеләр синең һәр сүзеңә ышансын өчен, үзеңне нык әзерләргә кирәк. Сүз сөйләү генә җитми, әйттең икән, сүзеңне эш белән расларга кирәк, – дип җавап кайтарды Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Яшь политтехнологлар Казанда узган федераль укудан алган белемнәрен сайлауларда «Бердәм ­Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар белән эшчәнлек алып барганда, төбәкләрдәге проектларны гамәлгә ашырганда кулланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading