16+

ФСБ Башкортстанда теракт оештырырга теләгән биш кешене тоткарлаган

Шикләнелүчеләр — 17дән 20 яшькә кадәрге биш Уфа кешесе.

Шикләнелүчеләр — 17дән 20 яшькә кадәрге биш Уфа кешесе.

ФСБ (Федераль куркынычсызлык хезмәте) Башкортстанда теракт оештырырга теләгән биш кешене тоткарлау турында хәбәр итә. Шикләнелүчеләр — 17дән 20 яшькә кадәрге биш Уфа кешесе. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, төп оештыручы — 19 яшьлек шикләнүче. Ул Уфадан дүрт кешене дәүләт хакимияте органнарына һәм хокук саклау структураларына карата теракт кылуга әзерлек буенча законсыз эшчәнлеккә җәлеп иткән. Ул җинаять кылучылар арасында неонацизм идеяләрен тараткан һәм аларны корал белән эш итәргә, кулдан ясалган шартлаткыч катнашмалар һәм матдәләр әзерләргә өйрәткән.

Шулай ук хәрби хәрәкәтләр тактикасы буенча махсус әдәбият белән таныштырган, террорчылык эшчәнлегенә әзерләгән. 19 яшьлек шикләнелүченең шартлаткыч җайланма ясавы да хәбәр ителә.

Шикләнүчеләр үзләренең ниятләрен тормышка ашыра алмыйлар. 2021 елның сентябрендә аларны Башкортстан буенча Россия федераль куркынычсызлык хезмәте идаресе кулга ала. Кулга алынганнарның яшәү урыннарында үткәрелгән тентү вакытында кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, аны эшләү инструкциясе, 9 данә салкын корал, Өченче рейх лидерлары сурәтләре һәм төрле нацист атрибутика табылган.

«Террорлык акты кылуга әзерлек», «Террор кылу максатларында уку» һәм «Шартлаткыч матдәләрне законсыз ясау, шартлаткыч җайланмаларны төзәтү һәм үзгәртеп ясау» маддәләре буенча җинать эшләре кузгатылган. Шикләнүчеләр сак астында.

Чыганак

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading