16+

Гаеп үзебездә булачак

Беркөнне күршедәге элемтә бүлегендә матбугатка язылучылар көне үткәрделәр. Бу хакта алдан хәбәр иткәннәр иде. Андый чакта журналистлар үзләре дә киләләр.

Гаеп үзебездә булачак

Беркөнне күршедәге элемтә бүлегендә матбугатка язылучылар көне үткәрделәр. Бу хакта алдан хәбәр иткәннәр иде. Андый чакта журналистлар үзләре дә киләләр.

Күреп тә, язылып та калыйм дип, почтаның ачылышына ук диярлек килдем. Дөрес уйлаганмын икән. Элемтә бүлегебезгә өстәлләр куелган, редакция хезмәткәрләре дә шунда. Каләм ияләренең үз күңелләреннән чыккан сүзләрен мөмкин кадәр күбрәк кешегә укытырга теләве аңлашыла. Элек-электән безнең халыкта язучы-әдипнең абруе зур булган, сүзе үткән. Хәзер генә нишләп шулай үзгәрде соң ул дөнья? Шаккатып карап торам. Почта ишегеннән кергәннәр матбугат таратып куелган өстәл ягына таба борылып та карамый. Каләм ияләре газета тотып каршыларына килгәндә дә, куркыныч йә бер әшәке әйбер тоттырыр­га җыенган төсле, «юк-юк кирәкми» дип, йөзләрен сытып, борылып ук китәләр. Карап тору ук күңелсез. Ә бит аларның күбесе үзебезнең милләттән - татарлар. «Акчам өйдә калган. Алып киләм», - дип алдап китүчеләре дә булгалады. Тагын да куркынычы: аларның кайберләре балалары, оныклары белән килгән иде почтага. Нинди үрнәк күрсәтә инде болар?! Берничә елдан без элек кадерле кунак шикелле көтеп алган газета-журналларга ясин чыксалар, гаеп­лене әллә кайдан эзләмик. Без үзебез укучылар, дөрес­рәге, укымаучылар гаепле булачак моңа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading