16+

"Гафу ит, иркәм" җырының көен язучы вафат...

Күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров вафат. Аңа 74 яшь иде. 

Күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров вафат. Аңа 74 яшь иде. 

Бу хакта аның улы музыкант Ренат Бакиров хәбәр итә.

Рафаил Бакиров Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рафаил Бакиров - җитмешенче елларда Магнитогорскида "Яшьлек" дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль оештырган һәм ВИА белән Урал төбәгендә зур уңыш казанган кеше, йөздән артык җыр авторы. Татар эстрадасын сөючеләр аның шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән берлектә иҗат иткән Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Гафу ит, иркәм!» җырын белә.

Туксанынчы елларда Магнитогорски татар мәдәни үзәген җитәкләгән. Магнитогорискида беренче сабантуйларны оештырган шәхес.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны жаннэта булсын

    Мөһим

    loading