16+

Гагарин Кубогы Чехиягә китте

Россия буйлап «гастроль»дә йөреп туйганнан соң, Гагарин Кубогы Чехиягә юл тотты, аны анда «Ак Барс» һөҗүмчесе, быелгы сезонда Кубокка ия булган Иржи Секач алып китте.

Россия буйлап «гастроль»дә йөреп туйганнан соң, Гагарин Кубогы Чехиягә юл тотты, аны анда «Ак Барс» һөҗүмчесе, быелгы сезонда Кубокка ия булган Иржи Секач алып китте.

Хоккейның күркәм традициясе бар – һәркем Кубокны үзенең туган ягына алып кайта. Быел ул Ярославль, Әлмәт, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Алтайда булды. Хәзер исә бу исемлеккә Чехиянең Тачов белән Прага шәһәрләре дә өстәлде. Иржи Секач Тачовта якыннары, дуслары белән очрашканнан соң, башкаланың үзәгендә җанатарлар хозурына КХЛ трофеен тәкъдим иткән. Танылган хоккейчыдан автограф алырга һәм Кубок белән фотога төшәргә теләүчеләрнең озын чираты тезелгән. «Ак Барс» уенчысы хоккей сөючеләр белән сәгатьтән артык аралашкан, КХЛ һәм Казан командасына кагылышлы сорау­ларга җавап биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading