16+

Гагарин Кубогы – Татар Дөм-Дөмендә

Данис Зарипов – Россия хоккеенда иң югары титуллы уенчы. Ул быелгы сезонда кабат Гагарин Кубогы (бишенче тапкыр) иясе булды һәм аны, традиция буенча, әнисенең кече ватаны – Татар Дөм-Дөме авылына алып кайткан. Быел әлеге кубокны, Россиянең төрле шәһәрләреннән тыш, Чехия белән Швециядә дә күргәннәр иде. 

Данис Зарипов Кубокны әүвәл Чаллыга алып барган. Билгеле булганча, биредә хоккейчының клюшкалар җитештерүче үз заводы бар. Кубок куелган боз сараенда «Чаллы» хоккей командасы катнашында иптәшләрчә матч уздырылган, әлеге уенда Данистан тыш аның энесе Марат һәм улы Артур да катнашкан.
Икенче көнне Гагарин Кубогы Татар Дөм-Дөменә юл тоткан. Биредә хоккейчының әнисе ягыннан туганнары яши. Мәктәптә укыган чорда Данис үзе дә бирегә кайтып йөргән. Хәзер исә ул бирегә һәрбер җиңү саен Гагарин Кубогын алып кайта. Әйтүләре буенча, Татар Дөм-Дөме авылы халкы КХЛ командалары булган шәһәрләргә караганда да әлеге кубокны ешрак күрә.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading