16+

Гаилә ипотекасына ихтыяҗ ике тапкырга арткан

Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда эшли башлады. Путин шундый фикердә.

Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда эшли башлады. Путин шундый фикердә.

Гаилә ипотекасы бер балалы гаиләләргә дә бирелә башлагач, аңа ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Бу ипотека продуктына ихтыяҗ агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ике тапкырга арткан», — дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин президент Владимир Путин һәм хөкүмәт әгъзалары белән «Бердәм Россия» җитәкчелеге белән киңәшмәсендә.

Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда эшли башлады. Элегрәк 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яки аннан соңгы бала туган очракта гына еллык ставкасы 6 процент булган ипотека алып була иде. Ә июльдән программадан беренче балалары туган гаиләләр дә файдалана ала.

Гаиләләр ташламалы кредитны 2023 елның 31 декабренә кадәр рәсмиләштерә ала, шул ук вакытта бала туарга тиешле вакыт элеккечә калган. Фаразларга караганда, программаны озайту тагын 90 мең гаилә өчен торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Гаилә ипотекасын яңа төзелештә фатир сатып алу, шәхси йорт төзү, җир кишәрлеге сатып алу һәм беренчел базарда торак сатып алуга бирелгән кредитны рефинанслауга файдаланырга мөмкин. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен максималь сумма 12 миллион сум тәшкил итә, калган төбәкләр өчен — 6 миллион сум. Башлангыч кертемнең күләме объект бәясенең кимендә 15 проценты булырга тиеш.

Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен өстәмә шартлар бар: икенчел базарда фатир сатып алырга мөмкин, ә еллык ставка 5 процент тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading