16+

Гаиләсе күз алдында батып үлгән

Кукмара районының Туембаш авылы янындагы сулыкта 39 яшьлек ир батып үлгән. Ир-ат гаиләсе белән су коенырга килгән булган.

Кукмара районының Туембаш авылы янындагы сулыкта 39 яшьлек ир батып үлгән. Ир-ат гаиләсе белән су коенырга килгән булган.

Кичке сәгать сигезенчедә коткаручыларга аның батуы турында хәбәр килә. Водолазлар аның гәүдәсен икенче көнне сәгать уннар тирәсендә ярдан 15 метр ераклыкта, 2,4 метр тирәнлектә тапкан. Сулык коену өчен җайланмаган, су коенырга ярамаганлыгы турында язу да тора.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading