16+

Галимнәр чаң суга: бөтендөньяны су басу куркынычы яный!

Антарктиданың көнчыгыш өлешен каплап торган иң калын Тоттен бозлыгы тиешеннән тизрәк эри башлаган.

Антарктиданың көнчыгыш өлешен каплап торган иң калын Тоттен бозлыгы тиешеннән тизрәк эри башлаган.

Нәтиҗәдә, Дөнья океанында су күтәрелеп, көчле су басу булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, табигать тиз җылыну аркасында килеп чыккан катаклизмнар кешелек өчен зур куркыныч тудыра, дип саный.

Соңгы 100 елда Җир шарындагы уртача температура бер градуска җылынган. Нәтиҗәдә, Арктикада, тауларда бозлар тизрәк эри башлаган, Дөнья океанында су 20 сантиметрга күтәрелгән. Галимнәр алдагы 100 елда температура тагын 3-4 градуска җылынып, су 30-40 сантиметрга күтәрелергә мөмкин дип фаразлый. Дөрес, бөтендөнья су басу куркынычы алдагы 100 елда кешелеккә янамый, дип саный Юрий Переведенцев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading