16+

“Галиябану” кабат сәхнәгә менә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 5сеннән 11нче октябрьгә кадәр Туфан Миңнуллинның юбилеена багышланган декада уза.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 5сеннән 11нче октябрьгә кадәр Туфан Миңнуллинның юбилеена багышланган декада уза.

Анда бөтен татар театрлары да үзләренең Т.Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

7нче ноябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләк тапшырыла. Ул театр сәнгатенә өлеш керткән режиссерларга, драматургларга, композиторларга бирелә. Акчалата бү бүләкнең күләме - 200 мең сум. Ул һәр елны өч кешегә тапшырыла.

3нче октябрьдә тамашачы Илгиз Зәйни сәхнәләштергән Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклен күрә алачак. Анда Хәлил ролен Фәннүр Мөхәммәтҗанов уйнаса, Галиябануны Гүзәл Гюлвердиева башкара.

Театрда бүгеннән башлап "Нәүрүз" фестиваленә дә әзерлек эшләре башланды. Быел анда Идел буе һәм Урал төбәгеннән яшь режиссерлар да катнаша.

Бу сезонда театрның 110 еллыгы бәйрәм ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading