16+

Галәм чибәре билгеле булды

Быел "Мисс Галәм - 2017" итеп француз кызы Ирис Миттенар танылган. Бу хакта "Татар-информ" Reutersка сылтама белән хәбәр итә.

Галәм чибәре билгеле булды

Быел "Мисс Галәм - 2017" итеп француз кызы Ирис Миттенар танылган. Бу хакта "Татар-информ" Reutersка сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук финалистлар өчлегенә Гаитидан 25 яшьлек Ракель Пелисье һәм Колумбиядән 23 яшьлек Андреа Товар эләккән.

Чыгышы белән Лиллядан булган "Мисс Франция"гә 23 яшь. Ул хирург-стоматолог һөнәренә укый. Экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә ярата: парашют белән сикерү, банджи-джампинг һәм дельтапланда очу.

Моңарчы "Мисс галәм" таҗына французлар бер генә тапкыр лаек булган. Бу хәл 1953 елда булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading