16+

Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе билгеле

Туфрагында булачак язучы-әдип тәгәрәп үскән авылларда яшәүчеләр чын мәгънәсендә бәхетле. Бу атаклы якташлары өчен бер генә түгел, мең горурлык хисе яна аларның күңелендә. «Кемнән үрнәк алырга?» - дип тә аптырап торасы юк.

Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе билгеле

Туфрагында булачак язучы-әдип тәгәрәп үскән авылларда яшәүчеләр чын мәгънәсендә бәхетле. Бу атаклы якташлары өчен бер генә түгел, мең горурлык хисе яна аларның күңелендә. «Кемнән үрнәк алырга?» - дип тә аптырап торасы юк.

Шуңа күрә дә андый авылларда   өлкәннәр һәм балалар арсында да кулларына каләм алучылар  күбрәк була. Кайберләре бу һөнәрне гомерлек тә итә.  Шөкер, республикабызда   язучы-әдипләрнең Ватаны булган авылларыбыз шактый һәм аларның барысында да диярлек, каләм әһелләренең  исәннәренең кадерен, киткәннәренең якты истәлеген саклап яшиләр. Әле менә күптән түгел генә Актаныштан, Такталачыктан да шундый куанычлы хисләр белән кайттык.

Такталачык - халык язучысы Гамил Афзалның кендек каны тамган җир.  Язмышы туган яктан бик иртә  аерса да,  бу авыл әдип күңелендә мәңгелеккә кереп калган  һәм бүген дә аның әсәрләрендә яши. Ул үзе дә бу хакта яшермичә: “Мин әдәбиятка  Такталачыкның  яшел чирәмле  урамнарыннан йөгереп килдем”, - дип яза. Аннары шушы Гамил Афзал салган  юлдан әдәбиятка Ленар Шәех, Лилия Гөбәйдуллиналар да атлый.

Такталачык -  гади генә бер сала. Башкалардан аерылмый да кебек. Ләкин аның авыл башында сәлам биреп утырган өянкеләре Мохтар Мутин, Альберт Фәтхиләрне һәм “Таң” колхозын мактап язарга килгән һади Такташны да хәтерлиләр. Булган бар әйберләрен ат арбасына төяп, кечкенә Гамилне зур аш казанына утыртып, Урал якларына юнәлгән  Гыймазетдин Афзалов гаиләсен дә хәтерлиләр алар. Үз бәхетен Магнитогорск, Башкортстан якларында эзләп карап та, табалмыйча  кабат туган якларына Гамил Афзал инде каләм тотып кайта һәм бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Аннары шул бай иҗатын халкыбызга бүләк итеп китә. “Укучысының күңелен ул хис белән җылыта,  фәлсәфә белән уйландыра, чынбарлык белән тетрәндерә һәм юмор белән җилкетә”, - диләр аның турында.  Утызлап китап авторы булган, эш күрсәткән ирне ил дә зурларга онытмый. 1977 елда  Татарстан Республикасының Тукай  исемендәге Дәүләт премиясенә  лаек була. 1981 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, 1992 елда  Халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә. Ул шулай ук Рафаэль Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова  исемендәге бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 Әйе, мондый гамь һәм ямь җырчысы булган  якташың белән ничек горурланмыйсың ди?!  Шуңа да әдипнең  якты истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын тирәнрәк өйрәнү өчен, яшь буынны иҗатка тарту максатыннан да Актанышта ел саен зур чаралар оештырыла.  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта ел саен республикакүләм “Гамил Афзал укулары” уза. Аңа бөтен республика балалры катнаша.  2010 елдан башлап  Гамил Афзал исемендәге  иҗат фестивале дә  кулына кыяр-кыймас кына каләм алган  балалар арсыннан талантларны табарга булыша. Ә инде 2011 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге белән бергәләп, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия дә булдырылган. Аның беренче лауреаты “Минһаҗ маҗаралары” китабы өчен Туфан Миңнуллин. Лауреатлар арасында танылган  юмор осталары: Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов,  Ләбиб Лерон, Данил Салихов та бар. Быел бу исемлек тагын бнр юмор остасына баеды. Ул - Дамир Ґыйсметдинов.

Чуашстанда дөньяга килгән, армиядән соң Казанга килеп журналистика факультетында укыган  Дамир әфәндене “Чаян” журналы юмор тәмен белергә өйрәткән дисәк тә һич арттыру булмас. Халык яратып башкара торган күп кенә җырлар авторы да әле ул. Шуңа да аңа әлеге мәртәбәле премияне Данил Салихов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырганда зал алкышларга күмелде. Аннары каләмдәшләрен котларга сәхнәгә Татарстан Язучылар берлегенең Казаннан килгән зур делегациясе күтәрелде. Актанышлылар  халык мәкаленең хак булуын,  каләм тотканның хур булмавын тагын бер тапкыр үз күзләре белән күреп инандылар.  Әлеге зур тырышлык һәм күп көч куеп оештырылган, бер тында узган чара  талантлы якташларына гына түгел, галиҗанәп татар сүзенә дә һәйкәл булып истә калды.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading