16+

Гашыйклар көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабызылачак

Гашыйклар көне-14 февральдә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабызылачак.

Гашыйклар көне-14 февральдә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабызылачак.

Бу хакта Татарстан цифрлы нигездә үстерү, мәгьлүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төсләр уйнату тамашасын казанлылар 17сәгатьтән алып 22 сәгатькә кадәр карый алачак.
"Авито" сайты белгечләре үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, казанлыларның 82 проценты изге Вәли көнен билгеләп үтәргә тели.

Аларның 38 проценты бу көнне өйдә бәйрәм итәргә тели, 32 проценты- ресторанга барырга, 18 проценты гадәти булмаган очрашу оештырырга тели. 3 проценты аны онлайн-форматта үткәрәчәк. Казанлыларның 34 проценты бәйрәм хөрмәтенә шәһәрдә романтик ял көннәре уздырачак, 29 проценты кинога барырга планлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading