16+

Гашыйклар көнендә кондукторлар пассажирларга валентинка бүләк итәчәк

14 февральдә, Изге Вәли көнендә Казан троллейбусларында теләкләр белән валентинкалар бүләк итәчәкләр.

14 февральдә, Изге Вәли көнендә Казан троллейбусларында теләкләр белән валентинкалар бүләк итәчәкләр.

Романтик акция 6нчы номерлы маршрут буенча хәрәкәт итүче розалар белән бизәлгән ике троллейбуста узачак.

Махсус Гашыйклар көненә 1,5 меңнән артык валентинка әзерләнгән. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кондукторлар билет кына түгел, теләкләр белән открытка да бүләк итәчәк, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading