16+

Гай Таһировны искә алдылар

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “Халык биюе һәм хореография сәнгате. Традицияләр, заман сулышы” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул татарның танылган балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 елга багышланган иде.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “Халык биюе һәм хореография сәнгате. Традицияләр, заман сулышы” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул татарның танылган балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 елга багышланган иде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле бергәләп оештырган әлеге конференцияне тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин ачып җибәрде. Ул үз чыгышында бию сәнгатенең милләтләр өчен әһәмиятен югары бәяләде. Һәм бу Гай Таһировның иҗатка бай тормыш юлына да олы бәя булды.  Аның исеме Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова кебек   танылган шәхесләребез белән бер рәттә торырга тиешлегенә басым ясады. Үз гомерендә 365 бию куйган (араларында “Зәңгәр шәл”, “Шүрәле“ кебек үлемсез  опера-балетлар да бар) бу талант иясе чынлап та олы хөрмәткә лаек. Ул татар сәнгате тарихына милли биюләребезне фән дәәрәҗәсенә күтәреп, бу хакта китаплар язып, бар дөньяга таныткан гали зат булып кереп калган. Татарстан мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина да үз чыгышларында конференциядә катнашучыларга шуны аңлатты.
Бу халыкара конференциягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа кебек шәһәрләрдән һәм Казахстан, Төркия кебек чит илләрдән дә бию сәнгате белгечләре сәнгатьнең бу үзенчәлекле төре буенча докладлар әзерләп килгән иде. Алар барысы да үз чыгышларында биюне гәүдә теле-сөйләме дип атадылар. Тел ялганлап сөйләргә, мактанырга сәләтле булса да, гәүдә теленең иң гадел һәм иң тугры икәнен, биюнең хисләрне, кәефне, холыкны бирә алуын искәрттеләр, әлеге сәнгатьнең милләтләр һәм кеше тормышындагы әһәмиятен аңлаттылар. Төркиядән килгән Арман Нурмахамат улы үзенең төрки халыклары биюе антологиясе төзү планы белән дә уртаклашты. Төрки халыкларның биюләрендәге уртаклыкларга һәм үзенчәлекләргә тукталды. Чыгыш ясаучылар  егерме беренче гасыр яшьләренең күбрәк заман биюе белән генә кызыксынып, милли биюләрне елдан-ел оныта баруларына, бу хәзинәне өйрәтүче укытучыларның булмавына борчылуларын да белдерделәр.

Тәнәфес вакытында Казан мәдәният институтында озак еллар концертмейстер булып эшләгән, Нури Арысланов белән Әминә Бикчәнтәевларның улы Илдар Арысланов Гай абый турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

– Мин Гай Таһировны балачактан ук беләм. Аның турында әти-әнием сөйләп, үрнәк итеп күрсәтә иде. Якыннан танышырга миңа Казан дәүләт мәдәният институтында эшләгәндә насыйп булды. Ул анда Идел буе халыклары биюләрен укыта иде. Миңа ул ялга киткәнче аның соңгы концертмейстеры булырга туры килде. Аның белән эшләве бик файдалы булды, музыкант буларак күп кенә бию көйләрен аңардан өйрәндем. Ул бик оптимист, тормыш сөючән кеше иде. Юморны аңлый, төрле мәзәкләр сөйләп, кәефне күтәрә иде. Ул татар мәдәнияты хакында бай мәгълүматлы иде. Мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Без Гай абый белән ныклап дуслашып, аның соңгы көненә кадәр якыннан аралашып яшәдек. Остазыма багышлап, шундый халыкара дәрәҗәдәге конференцияләр үткәргән өчен, оештыручыларга рәхмәтем зур, – диде  танылган музыкант.

Атаклы татар балетмейстерының юбилеена багышлап, Казанда уздырылган Халыкара конференциядә гадәттәгечә сәламләү генә татар телендә булды, үзе рус телендә барды. Моны  кунакларның безнең туган телебезне белмәүләре белән аңлатырга була, билгеле. “Ләкин алар күбесе төрки телле халык вәкилләре, казах кызларына татарчаны аңларга тылмач кирәкми. Бәлки,  театрлардагы кебек турыдан-туры тәрҗемә кирәк булгандыр. Хәер, докладларның һәр катнашучы кулындагы җыентыкта русчасы да бар иде. Татарча алып барылса, килгән кунаклар телебезнең матур яңгырашын ишетеп китәрләр иде,” – дип утыручылар шактый иде.
 
Ә иртәгә конференция кунаклары һәм катнашучылары Татарстан җыр һәм бию ансамле концертын карыячак. Ул коллективның 80 еллык юбилеена багышлап, Җәлил исемендәге опера-балет театрында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading