16+

Газ шартлаган фатир хуҗасын вертолет белән РКБга күчергәннәр

Шулай ук әлеге һәлакәттә зыян күргән 17 яшьлек егетне дә транспортировкага әзерлиләр.

Шулай ук әлеге һәлакәттә зыян күргән 17 яшьлек егетне дә транспортировкага әзерлиләр.

Үз фатирында шартлау вакытында авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган пенсионерны Чаллының БСМП табиблары Казанга - РКБга күчерергә карар кылган. Мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук Казанда дәвалау өчен көллият студенты 17 яшьлек егетне дә әзерлиләр. Ул җимерелгән дивар астында калган, хәзер авыр хәлдә БСМП реанимациясендә ята, аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Хәле тотрыклы дип искәртелә. Аның әбисе сүзләренә караганда, оныгының бөтен кабыргалары, баш сөяге, корсак диафрагмасы ертылган һәм борыны сынган.

Зыян күргән егетнең кече энесе - 11 яшьлек малай - КДМЦда дәвалану уза. Ул һәлакәт аркасында бик каты стресс кичергән, шунлыктан йоклый алмый, бала белән психолог эшли.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading