16+

Газ ягулыгына күчсәң, акчаң янга калыр

Татарстан - газ-мотор ягулыгына күчү буенча федераль программаны иң уңышлы үтәп килүче төбәк.

Газ ягулыгына күчсәң, акчаң янга калыр

Татарстан - газ-мотор ягулыгына күчү буенча федераль программаны иң уңышлы үтәп килүче төбәк.

Татарстан хөкүмәте раслаган "2013-2023 елларда Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы нигезендә 2023 елга республикада газ-мотор ягулыгы техникасы паркы 15 мең берәмлеккә җитәргә тиеш. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, газ-мотор ягулыгына күчү эше республикада 2012 елда башланган. Федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт субсидияләве программасын гамәлгә ашыру кысаларында газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 262 автобус сатып алынган.

- Әлеге ягулык белән эшләүче автобусларны эксплуатацияләү анализы әлеге программаның уңышлы булуы күрсәтте. Дизель ягулыгын куллану белән чагыштырганда, аңа акча ике тапкырга азрак сарыф ителгән. Шул рәвешле 1,77 миллион акчаны янга калдыра алдык. Газ-мотор ягулыгын кулланган транспорт, әйтик, автобусның пассажирларны йөртүнең үзкыйммәте арзангаракка төшә, - диде минситр урынбасары.

Хәзерге вакытта газ ягулыгы салу станцияләре инфраструктурасын күпләп булдыру белән мәшгульләр. Алар республика районнары җирлекләрендә, якын арада Яшел Үзәндә, Бөгелмә, Түбән Камада барлыкка киләчәк.

Айрат Усманов сүзләренчә, табигый газ белән эшли торган транспорт экологиягә дә зур зыян салмый. Зарарлы матдәләрне ул өч тапкырга азрак бүлеп чыгара.

Матбугат очрашуында катнашкан Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин журналистларга, 2020 елга исә җәмәгать транспорты һәм комммуналь хуҗалык техникасының 50 проценты газ-мотор ягулыгына күчеп бетәргә тиеш, дип белдерде.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading