16+

«Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров вафат булган

Кичә 55 яшендә «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров вафат булган. Бу турыда компания сайтында мәгълүмат барлыкка килде.

Кичә 55 яшендә «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров вафат булган. Бу турыда компания сайтында мәгълүмат барлыкка килде.

Аңа 55 яшь булган.

«Бу матәм көнендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз, Ринат Касыймовичны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең ихлас кайгыларын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак»,-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүген Ринат Сабиров белән хушлашу компания офисында (Подлужная ур., 19) 10.00 сәгатьтә була.

Ринат Сабиров – Казанда туган, КДУның физик факультетын (1991) һәм КДТУ-КХТИ аспирантурасын (1994) тәмамлаган.

2003 елның июнендә ТР Президенты Аппараты оештыру бүлегенең баш референты итеп билгеләнә. Шул ук елны Татарстан Республикасы премьер-министрының нефть-газ химиясе комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли. 2006 елда аны ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре бүлеге башлыгы итеп билгелиләр.

2010 елдан 2020 елга кадәр ТР Президенты ярдәмчесе булып эшли. 2020 елның июленнән - «Газпром межрегионгаз Казан»АҖ генераль директоры. Шулай ук Сабиров «Татнефть»ГАҖ Директорлар советы әгъзасы булган.Умер гендиректор АО «Газпром межрегионгаз Казань» Ринат Сабиров

Фото: "Газпром межрегионгаз Казан" АҖ матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading