16+

Германия гражданины Казанда яшәүче ике яшьлек улын алып качкан

Хатын тиз арада полициягә шалтырата. Чит илгә чыгып киткәнче хокук сакчылары әти кешене тоткарларга өлгерә.

Хатын тиз арада полициягә шалтырата. Чит илгә чыгып киткәнче хокук сакчылары әти кешене тоткарларга өлгерә.

Казанда яшәүче ханым берара Германиядә яшәп ала. Биредә Россиядән күченеп килгән иммигрант белән танышып, аңа кияүгә чыга. Бераздан уллары туа. Тик гаилә тормышы барып чыкмый. Хатын кечкенә баласын алып Татарстанга әйләнеп кайта.

Гаилә башлыгына хатынының бу гамәле ошамый. Өстәвенә, әлеге пар Германия канунннары буенча, рәсми рәвештә аерылышмый. Малайның әтисе Казанга килә. Биредә 10 август кичендә ир бала белән урамга чыгып керик дип хатынын үгетли. Ир белән хатын арасында низаг чыга. Бер мизгелдә Германия гражданины улын коляскадан тартып ала да машинага утырып кача. Шок хәлендә калган әни кеше шунда ук полициягә шалтырата. Вакыйга урынына килгән хокук сакчылары автомобильнең маркасын һәм дәүләт номерын билгели. Әлеге мәгьлүматларны ЮХИДИгә юллыйлар. 

Татарстан юлларында урнаштырылган видеокүзәтү камералары әлеге машинаның Түбән Новгород өлкәсенә юнәлүен терки. Бу хакта Казан полицейскийлары андагы коллегаларына хәбәр итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильне күреп алганнан соң, документларны тикшерү өчен туктата. Хокук сакчылары әти кешене тиз арада кулга ала. Ә урланган сабыйны Түбән Новгород өлкәсенә килеп җиткән әнисенә бирәләр.

- Хәзерге вакытта малай әнисенә тапшырылды. Әлеге хәл буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading