16+

Гөлҗимешне ничек дөрес итеп җыярга?

Август ахырында салкын тигәндә иң беренче ярдәмче – гөлҗимеш өлгерә башлый. Белгечләр фикеренчә анда әфлисунга караганда да С витамины күбрәк. Моннан тыш гөлҗимеш аз канлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Ләкин аны җыйганда берничә кагыйдә истә тотарга кирәк.

Гөлҗимешне ничек дөрес итеп җыярга?

Август ахырында салкын тигәндә иң беренче ярдәмче – гөлҗимеш өлгерә башлый. Белгечләр фикеренчә анда әфлисунга караганда да С витамины күбрәк. Моннан тыш гөлҗимеш аз канлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Ләкин аны җыйганда берничә кагыйдә истә тотарга кирәк.

-Гөлҗимешне август ахырыннан беренче кырау төшкәнчегә кадәр җыярга була. Җимешләр агачта ничек азрак тора, шуның кадәр күбрәк С витаминына байрак була. Аларны киптерүе дә җайлырак. Ләкин мондый җимеләр бераз ачырак булырга мөмкин. 

-Агачта озаграк торган җимешләр чәйгә тәмләткеч буларак яхшы. Файдасы азрак булса да, алар баллырак була.

-Җыйганда зуррак, матуррак җимешләрне сайларга тырышыгыз. Файдасы да күбрәк, тәме дә яхшырак. 

-Киптерер алдыннан гөлҗимешне юарга ярамый.  

-Гөлҗимешне кояшта киптерергә дә ярамый. Ультрашәмәхә нурлары анда булган барлык витаминнарны юк итә. Гөлҗимешне ышыкта, җилле урында киптерергә кирәк. Караңгырак булган саен, витаминнар яхшырак саклана. Җимешнең кипкәнлеген сындырып карап тикшереп була, ул яхшы сынарга тиеш. Мондый ысул белән киптерү озакка сузылырга мөмкин, шуңа да кайбер хуҗабикәләр аны пичкә генә тыга.

-Пичтә киптерү өчен аны 50-60 градуска кадәр җылытырга кирәк. Зуррак температурада гөлҗимешнең барлык витаминнары да юкка чыгачак. Газ плитәсен аз гына ачык тотарга кирәк, бу җимешләрдәге артык дымны чыгарырга ярдәм итәчәк. Моның өчен 7-8 сәгать кирәк булачак. Кипкән гөлҗимеш үз төсен югалтмаска тиеш. Ул көрәнсу төскә керә икән, димәк, пич температурасы югары булган. 

-Кипкән гөлҗимешне караңгы урында саклагыз. Бу очракта ул өч елга кадәр үзенең файдасын югалтмаячак. 

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    пыяла банкыда сакларга, кин,эш ителэ

    Мөһим

    loading
    2
    X