16+

Глинка исемедәге Халыкара вокал бәйгесенә Казан дөньяның опера йолдызларын җыячак

Катнашучыларның иң яшенә – 19, иң өлкәненә 32 яшь.

Глинка исемедәге Халыкара вокал бәйгесенә Казан дөньяның опера йолдызларын җыячак

Катнашучыларның иң яшенә – 19, иң өлкәненә 32 яшь.

11 апрель көнне Казанда Глинки исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар бәйгесе узачак. Конкурс 2014 елдан соң үткәрелми башлаган иде инде. Татарстан аны яңадан торгызмакчы була.

Югары сәнгать сөючеләр Глинки бәйгесен яхшы белә. Биредә романс, арияләр кебек катлаулы әсәрләр башкара алучы академик тавышлы җырчылар гына катнаша ала. 1999 елларда ул Казанда да бер тапкыр үткәрелгән булган әле.  

Республиканың алтын тавышлары Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова кебек танылган опера җырчылары да Глинки бәйгесендә кайчандыр җиңү яулаган. Хәзер ул конкурсның жюри рәисе булып тора. Биредә катнашу вокалистлар өчен дә зур дәрәҗә булып санала.

-Ни кызганыч, бәйге белән кызыксынучылар елдан-ел кими башлый һәм ул бөтенләй туктатыла. Шундый дәрәҗәле бәйгене югалтасыбыз килмәде. Биш елдан соң Казанда торыгызга булдык. Хәзер ул өч елга бер тапкыр бездә оештырыла торган була, - диде Татарстан Мәдәният Министры Ирада Әюпова.

Бәйгедә 233 кеше катнашачак. Глинки ярышы өчен бу зур саннар, чөнки алдагы елларда катнашучылар саны йөздән артмаган булган. Димәк, бәйгенең яңарганын көтеп алганнар. Гаризалар бөтен Россиядән һәм 13 чит илдән килгән. Татарстанны Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе иләге аша узган 12 кеше тәкъдим итәчәк.

Вокалистларны 11 апрель көнне иртәнге 10нан сайлап ала башлыячаклар. Кемнең, ничәнче булып чыгыш ясавын жирәбә хәл итә.        
-Вокалистларның тавышлары 11ләр тирәсендә генә ачыла әле. Бу физиология буенча шулай. Бәлки көньякта яшәүчеләрне беренчерәк чыгарырбыз, аларда сәгать алдарак йөри бит, тавышлары шулай корылган, - дип бәйге нечкәлекләре белән дә таныштырды министр.

Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина да кайчандыр әлеге бәйгедә катнашкан, аннан жюри составында да булган.
-Бу Россия өчен бик дәрәҗәле бәйге иде. Булачак опера җырчыларына бик кирәкле әйбер ул. Биредә һәр катнашучы Глинкиның катлаулы арияләрен башкаруны үзенә зур дәрәҗә дип саный. Бер ария сигезәр минут барырга мөмкин. Безгә бу юлы программаны да кыскартырга туры киләчәк. Ләкин бу башкаручыларга кымачау итмәс дип уйлыйм. Профессиональ җырчыны ике нотадан да танып була бит ул, - диде Зилә Сөнгатуллина.
    
Бәйгедә I урын алучыга 300 мең сумлык акчалата премия бирәчәкләр. Аларга Чайковский фестивалендә катнашу мөмкинлеге дә ачыла. 21 апрель көнне лауриатлар Санкт Петербургта да концерт куячак әле.
Бәйгенең тантаналы ачылышы 11 апрель көнне Казан Ратушасында 18.30 сәгатьтә булачак. Биредә Альбина Шаһиморатова, СССРның халык артисты Ирина Богачева, Россиянең халык артисты Ольга Бородина кебек дәрәҗәле вокалистлар чыгыш ясаячак.            
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading