Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың туганын мобилизацияләгәннәр. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.
"Троюродный энекәшне мобилизацияләделәр. Хәзер сугышка китәргә әзерлиләр... Аның янына полигонга бардык, кич монда туганнарны кертәләр икән. Мондагы кеше, мондагы яшьләр, Татарстанның төрле районнарыннан балаларын күрергә дип килгән ата-аналар. Куркыныч... Пычрак... Пакет-пакет күтәреп егетләрнең туганнары агыла. Капка янына гына чыгаралар. Кайберәүләре янына кечкенә балалары да килгән, әтиләренең муеннарына ябышканнар, сагынышканнары күренеп тора... Йөрәгем әрни... Үзеннән-үзе күзгә яшьләр тыгылды! Елата... Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар иде, Яраббым", - дип язган Гөлназ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар