10 сентябрь көнне республика күләмендә үткәрелүче “Милли кием көне” бәйрәме кысаларында “Мәдәниятләр мозаикасы” этноконфессиональ фестиваль узачак.
Фестивальдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. Милли ризыклар белән сыйлау да булачак.
“Бүгенге көндә Татарстанда 39 милләтнең 250дән артык милли-мәдәни берләшмәсе бар. Бу бик зур күрсәткеч. “Мәдәниятләр мозаикасы” этноконфессиональ фестиваленең масштабы елдан-ел киңәя бара. Әйтик, узган ел ул Камал театры каршында үткәрелсә, быел Казанның Кремль Яр буенда үткәрелә”, - диде ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. Аның әйтүенчә, бәйрәмнең бюджеты – 3 млн.сум тирәсе.
Бәйрәмдә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе коллективлары, чит төбәкләрдән килгән артистлар катнаша. Әйтик, Августа Уляндина (Чувашия), “АйКай” дәүләт ансамбле (Удмуртия), “Чоным Почын Мурена” проекты (Марий Эл), “Волга-фолк Бэнд” (Самара). Фестивальнең хедлайнеры – татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев.
“Ни өчен Фирдүсне сайладыкмы? Чөнки аны чувашлар да, удмуртлар да, марийлар да тыңлый. Аның репертуарында төрле халыкларның җырлары бар. Ул бөтен халыкны да биетә ала. Фирдүсне чакыруның тагын бер максаты – башка халыкларга үзебезнең мәдәниятне күрсәтү. Фестивальнең көне билгеле булгач та, Фирдүснең директоры белән элемтәгә кердек. Алдан килешү дә төземәдек, аванс та бирмәдек. Оешмабызның абруйлы булуын аңлап, белеп ризалашты. Яшермим, Фирдүсне 10 сентябрьгә башка чараларга да чакырган булганнар, ләкин ул бездә чыгыш ясарга сүз бирде. Фирдүс Тямаев 20 кешелек төркеме белән 2 сәгать буе чыгыш ясар дип көтелә”, - диде ТР Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Гөлназ Шәрипҗанова.
Бәйрәм 10 сентябрьдә 14 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, быел Татарстан халыклары Ассамблеясенә 30 ел тула. Бәйрәмне 4 ноябрьгә – Халыклар бердәмлеге көненә билгеләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар