16+

Глобаль җылыту сәбәпле, эсседән үлүчеләр саны 5 тапкыр артачак?!

Австралия галимнәре, 2080 елда тропик һәм субтропик төбәкләрдә эсседән үлүчеләр саны кинәт артачак, дип фаразлый. Бу турыда “Хайтек” порталы хәбәр итә.

Австралия галимнәре, 2080 елда тропик һәм субтропик төбәкләрдә эсседән үлүчеләр саны кинәт артачак, дип фаразлый. Бу турыда “Хайтек” порталы хәбәр итә.

Югары температура корбаннары саны 5 тапкыр артачак. Җирдә температура күтәрелү сәбәбе глобаль җылыту булачак, ди тикшеренүчеләр.

Монаш университеты хезмәткәрләре уйлап тапкан математик модельдә парник газлары очу, Арктикада боз эрү, төрле төбәкләрдә халыкның урнашуы һәм башка күрсәткечләрне керткәннәр.

Нәтиҗәдә галимнәр Австралиянең Брисбен, Сидней һәм Мельбурн шәһәрләрендә 2031-2080 елларда аномаль эсседән, корылыктан һәм янгыннардан үлүчеләр саны 470 процент чамасы (1971-2010 еллар белән чагыштырганда) артачагын ачыклаган.

Галимнәр фаразларына караганда, Греция, Һиндстан, Япония һәм Канадада стихияле бәла-казалар корбаннары шактый артачак.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading