16+

Гөлсирин "Ваһапов йолдызлары"нан китәрме?

Быел Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды.

Гөлсирин "Ваһапов йолдызлары"нан китәрме?

Быел Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды.

Аларның алга таба бергә эшләү-эшләмәве җырчының үзеннән торды - Рифат Әхмәтович Гөлсирингә хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен инде күптән ясаган иде.

Һәм менә, озак уйланулардан соң Гөлсирин Абдуллина бу карарны кабул итте - ул Ваһапов фондында Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәчәк!

- Гөлсирин белән эшләгән җиде елның иң зур нәтиҗәсе - Гөлсирин Абдуллина дигән җырчыны татар тамашачысы белә, үзен таный башлады. Алга таба бу дәрәҗәне төшермичә, киресенчә, үстерергә телибез. Әлбәттә, бу зур көч тәлап итәчәк, әмма Гөлсириннең тырышлыгы , үз- үзен оештыра белүе, яхшы мәгьнәдә үҗәтлеге һәм бердәм хезмәт безгә, һичшиксез, ярдәм итәр, дип уйлыйм. Контрактны озайтуны  инде рәсмиләштердек. Ә вакытына килгәндә, бүген бу мөһим түгел - киләчәк күрсәтер. Ышанычы өчен Гөлсирингә рәхмәтемне белдерәм!, - диде бу хакта Рифат Әмәтович.

Гөлсирин дә бу турыда үз фикерен әйтте:
"Контрактның вакытын озайту турындагы карарны бик озак уйланулардан соң кабул иттем. Әти-әнием, гаиләм, якыннарым белән киңәшләштем. Рифат Әхмәтович белән эшләү мине кәнәгатьләндерә, контрактны өзәргә әзер түгелмен кебек тоела. Аннан соң, Азат белән бергә эшләү мөмкинлеге бар: икебез ике җирдә булсак, башкача булыр иде", - дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading