16+

Гөмбә ашап агуланганда нишләргә? 

Биектау районының Мүлмә авылыннан Мәсхүт абый Мотыйгуллин дүртенче сыйныфтан бирле гөмбә җыя. Көз көннәрендә хәтта 20шәр чиләк гөмбә алып кайтканы да бар. Гөмбәне тозлый, киптерә, сата. Бер елны 30 мең сумлык гөмбә саткан булган. 

Биектау районының Мүлмә авылыннан Мәсхүт абый Мотыйгуллин дүртенче сыйныфтан бирле гөмбә җыя. Көз көннәрендә хәтта 20шәр чиләк гөмбә алып кайтканы да бар. Гөмбәне тозлый, киптерә, сата. Бер елны 30 мең сумлык гөмбә саткан булган. 

Икенче бер газета укучыбыз Азнакайның Тымытык авылыннан Зөлфия Нуретдинова шулай ук көз җитсә, урманнан кайтып керми, гөмбәгә йөри. Былтыр ул 1 литрлы 100 банкадан артык төп гөмбәсен (опята) тозлаган. – Быел гөмбә алай үк күп түгел, ди укучыларыбыз. Базарларда да гөмбә сатучылар елдагыдан сирәгрәк. Майлы гөмбә, гөреҗдә бик юк, диләр. Хәер, әле көз башлана гына. Гөмбәчеләр, сентябрь аенда уңыш мул булыр дип көтә. 

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре исә гөмбә ашап агуланмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга куша: 

Белмәгән урыннан, шулай ук тимер юлы, завод, машиналар күп йөри торган җирләрдән гөмбә җыймагыз.

Агулы дип шикләнсәгез, гөмбәне өзмәгез, чери башлаган, кортлы гөмбәләрне алмагыз.

Гөмбәне пакетка җыярга ярамый, алюмин савытта да сакламагыз.

Җыйган гөмбәне бүлмә температурасында өч сәгатьтән артык, ә тозлаган гөмбәне 6 айдан да артык сакламаска киңәш ителә.  
Балаларга гөмбә ашатмагыз.

Кайбер төр гөмбәләр спиртлы эчемлекләр белән кулланганда агулану очрагы китереп чыгарырга мөмкин. 

Гөмбә ашап агулансагыз “Ашыгыч ярдәм” хезмәте чакыртыгыз.Табиблар килгәнче, агуланган кешегә бер-бер артлы алты стакан кайнаган су эчәргә, косарга киңәш ителә. Ашаган гөмбәгезне ташларга ашыкмагыз, аларны тикшереп авыруга дөрес дәвалану билгеләргә мөмкин. Ак яки активлаштырылган күмер эчү дә рөхсәт ителә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading