16+

Гөмбә җыючылар бер яшь ир-атның мәетенә тап булганнар

29 сентябрьдә Чаллы янындагы урманлыкта кичке сигезләр тирәсендә гөмбә җыючылар яшь ир кешенең мәетенә юлыкканнар.

29 сентябрьдә Чаллы янындагы урманлыкта кичке сигезләр тирәсендә гөмбә җыючылар яшь ир кешенең мәетенә юлыкканнар.

Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Тикшерү барышында аның 30 яшьлек участок полициясе булуы ачыкланган.

Узган ялларда ул дуслары белән шашлыклар пешереп, кәеф-сафа корып, табигатьтә ял иткән. Өенә кайткач, якыннары белән сүзгә килеп, тиз генә җыенган да авылга әти-әнисе йортына кайтып киткән. Анда да аз гына торган һәм берни аңлатмыйча китеп барган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading