16+

Горький паркындагы фестивальгә лампочка алып, Эльмира Кәлимуллина белән Олег Майамины тынларга кил!

Казанда 22 сентябрьдә 11.00-19.30 сәгатьләрдә Горький исемендәге паркта #ВместеЯрче фестивале була. Программадагы концертта җырчылар Эльмира Кәлимуллина белән Олег Майами да катнаша.

Казанда 22 сентябрьдә 11.00-19.30 сәгатьләрдә Горький исемендәге паркта #ВместеЯрче фестивале була. Программадагы концертта җырчылар Эльмира Кәлимуллина белән Олег Майами да катнаша.

Икътисади алгарышка ирешкән илләрдә хезмәт хакы югары һәм ,шул хезмәт хакына бәйле рәвештә, пенсия түләүләре дә әйбәт.

Ләкин, Европа илләре халкы сукыр бер тиен өчен дә “тәгәрәп үләргә” әзер. Мәсәлән, Германиядә немец бабайлары белән әбиләре бер тамчы суны да исраф итмиләр, караңгы төшмичә, электр утын кабызмыйлар икән. Сараннар, дип, көлергә ашыкмыйк. Аларның картлыкка туплаган пенсияләре, әле тагын ике гомергә җитәрлек. Тик аларда “сакчыллык” төшенчәсе милли холык-минталитет дәрәҗәсенә күтәрелгән. Энергия чыганакларын сакчыл куллануның янга калган акча икәнлеген европалылар яхшы аңлый.

Россиянең зур территориясе энергия чыганакларына (нефть, газ, ташкүмер, урман һәм елгалар) бай булганлыктан, без моңа кадәр сакчыллык турында ныклап торып уйламадык та. Европа илләрендә табигый казылмалар аз, нефть белән газ, гомумән дә, юк. Россиядә дә, белгечләр фаразлавынча, нефть тагын 50-60 елдан бетәчәк яки аны бик тирән катламнардан суыртырга туры киләчәк. Шунлыктан, безгә дә илкүләм колачларда сакчыллыкка өйрәнә башларга вакыт.
Россиядә инде өченче ел рәттән #ВместеЯрче Бөтенроссия энергиягә сакчыллык фестивале үткәрелә. Казанда Горький паркында “Энергиягә сакчыллык бульвары”нда лекцияләр тыңларга, экспонатлар белән танышырга мөмкин.

- Энергетика һәм сәүдә компанияләре гадәти лампочкаларны энергиягә сакчыл лампочкаларга бушлай алмаштырачак. Берничә лампочканы алмаштырып алырга мөмкин булачак, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

“Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге” төбәк җәмәгать оешмасы советы рәисе Айдар Сәгытьдинов фестиваль кысаларында яшьләр командаларының кече футбол турниры үткәрелә.

- Түбән-Кама шәһәре командасы да килә, - дип хәбәр итте Айдар Сәгытьдинов.
 Казан дәүләт энергетика университеты проректоры Владимир Ильин әйткәнчә, Казанда 20дән артык шәхси йорт Кояш энергиясеннән дә файдалана.

- Якын киләчәктә күп фатирлы йортларны да “яшел энергия”гә ягъни кояш батареяләренә көйләү мөмкинлекләре булачак,-диде Владимир Ильин.

Горький паркындагы  үзенчәлекле икътисади-мәдәни программа кичке якта Россия һәм Татарстан шоу-бизнесы йолдызлары концерты, “энергияле” дискотека белән тәмамлана. Эльмира Кәлимуллина 18.00-18.30 сәгатьләрдә, ә Олег Майами 18.30-19.30 сәгатьләрдә чыгыш ясый.
Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында #ВместеЯрче Бөтенроссия фестивале кысаларында тематик дәресләр үткәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading