16+

Гошер сәдакасы малга бәрәкәт бирә

Бакчадан уңыш җыеп алынды, капчыкларга тутырылып, базга төшереп куелды.

Гошер сәдакасы малга бәрәкәт бирә

Бакчадан уңыш җыеп алынды, капчыкларга тутырылып, базга төшереп куелды.

Үз бакчабызда үзебез үстергән уңыш булса да, аларны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызга сөенеп, җыелган уңышның бер өлешен мохтаҗларга тапшырырга, ягъни гошер сәдакасын да бирергә тиешбез. Соңгы елларда республикабыз районнарында бу эш аеруча актив бара. Әлеге уңайдан быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Гошер көне дә игълан итте.

"Зәкят" фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренчә, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирергә тиеш. “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә: “Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” – диелә.

– Гошер сәдакасын җыю, шөкер, республика мөселманнары тормышына кайта башлады. Район мөхтәсибәтләренә авыллардан бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма китереп бирәләр. Аларны картлар йортларына, мәдрәсәләргә алып килеп тапшыралар. Безнең "Зәкят" фондына да өлеш чыгаралар. Быел фондка Чистай районыннан махсус машина белән тонна ярым бәрәңге һәм башка яшелчәләр җибәрделәр. Фондта аз керемле, авыру бала тәрбияләүче, күп балалы гаиләләр исемлеге бар. Ул исемлеккә барысы алты йөз гаилә кергән.  Бүген алтмышлап гаиләгә авыл күчтәнәчләрен тапшырабыз, – ди ул.

Чистай мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Радик Вафин әйтүенчә, районда гошер сәдакасын җыю атнасы оештырылган. Шуннан җыелган яшелчәләрнең бер өлешен Казанга алып килгәннәр.

– Районыбызда социаль ашханә дә эшли. Гошернең бер өлешен шунда тапшырдык. Анда көн саен ярдәмгә мохтаҗ булган утызлап кеше ашатыла, – ди ул.
Гөлнара Чиркова "Зәкят" фондына баласы белән килгән иде.

– Кызым авыру, эшкә чыкмыйча аны карыйм. "Зәкят" фонды гел ярдәм итеп тора. Корбан гаетендә ит өләшә, кием-салымнар белән булышалар. Балалар өчен бәйрәмнәр дә оештыралар, – ди ул.

Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гошер сәдакасын җыю буенча Теләче районы мөхтәсибәте бик актив. Бу көннәрдә анда 42 тонна яшелчә җыелган. Аларны Казанның берничә мәдрәсәсенә озатканнар. Бөгелмә районының Карабаш авылы фермерлары Әлмәт һәм Урыссу мәдрәсәләренә 10 тонна кәбестә биргән.


Фото: dumrt.ru/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading