16+

«Әгәр минеке түгел икән, димәк, беркемгә дә тәтемәячәк!»: Оренбургта яшь табибәне үтерү мотивлары билгеле булды.

25 яшьлек Елена Федорованы үтерүдә шикләнелүче, бер версия буенча, җавапсыз мәхәббәте аркасында, хатынны үтерә.

25 яшьлек Елена Федорованы үтерүдә шикләнелүче, бер версия буенча, җавапсыз мәхәббәте аркасында, хатынны үтерә.

25 яшьлек табибәне Оренбургның Волгоград урамындагы торак йорт подъездында пычак белән кадап үтергәннәр. Кызга 30 тапкыр пычак белән кадаганнар.

Полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре шикләнелүчене табып ала. Видеокүзәтү камералары буенча алар табиб артыннан күзәтеп барган егетне тапканнар. Елена, сменадан соң, пациентларның яшәү урыны буенча обходка чыккан була.

Ир кара кофта, кепка, кара күзлек кигән, йөзендә битлек була. Подъездларның берсенә ул Елена белән бергә керә һәм нәкь шунда аңа һөҗүм итә. 

28 яшьлек шикләнелүчене үз фатирында 3 август кичендә тоткарлыйлар. Егет үз гаебен таныган.

Orenburg.kp.ru язганча, шикләнелүче Еленага социаль челтәрләр аша гашыйк була. Гел елмаеп торган яшь кыз аның игътибарын үзенә җәлеп итә, бернигә карамастан, егет аның белән бергә булырга тели.

Тик моңа, ким дигәндә, берничә сәбәп комачаулаган-Елена күптән кияүдә булган. Үтерүчесе белән кыз хәтта таныш та булмый.

Егетнең психик авыруы булган, ул инвалид статусына ия. Күрәсең, акылы җиңеләйгән егет: «минем белән булмаса, беркем белән дә булмаячак!» дип фикер йөрткән һәм аңлы рәвештә кеше үтерүгә бара.

Еленаны нинди рәхимсезлек белән үтерүе таң калдыра. Кызның исән калу мөмкинлеге булмый. Өстәвенә, ул егетнең аңа гашыйк булуын һәм хәтта аның артыннан вакытында баруын шикләнми дә.…
Судта шикләнелүчегә карата чик кую чарасын сайладылар. Социаль челтәрләрдә «төрмәдә чересен иде» дигән йөзләгән комментарийлар пәйда булган. Тик егетнең психик авыруы бар икән, ул бары тик махсус учреждениедә госпитализация белән генә котыла ала.

Икенче яктан, яшь кызны, талантлы табибны кайтарып булмый инде…

Елена Федорова белән 4 августта, Оренбургта хушлаштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading