16+

Гран-при Арча егетендә

Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез арасында нинди генә шәхесләр юк. Безнең барыбызны да туган телгә, милли мираска, әдәбиятыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә.

Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез арасында нинди генә шәхесләр юк. Безнең барыбызны да туган телгә, милли мираска, әдәбиятыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә.

Барыбыз алдында да татар телен саклау һәм үстерү, әдәбиятка, сәнгатькә кызыксынучыларны җәлеп итү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау максаты тора. Шуны тормышка ашыру өчен, шигърият, проза, драматургия һәм журналистика номинацияләре буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары белем бирү оешмаларында укучылар арасында яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсы уздырыла. 23 апрель көнне каләм тибрәтүче яшьләрне дә бер сәхнәгә җыйдылар. Өч этапта барган бәйгегә килгән эшләр арасыннан 10 укучы – номинант, 56 укучы лауреат булды. Моннан тыш, 11 өченче, 11 икенче, 11 беренче урын билгеләнде. Гран Прины Тукай ягы – Арча районыннан Рүзәл Шәрипов алды.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading