16+

Грипп кайчанга кадәр сузылыр?

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова «Беренче канал»га биргән интервьюсында.

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова «Беренче канал»га биргән интервьюсында.

Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

– Тагын ике атнадан соң грипп акрынлап чигенә башлаячак. Эпидемия апрель урталарында төгәлләнәчәк. Ул, гадәттә, 12-14 атна дәвам итә, – дигән ул.
Аның сүзләренчә, вакцинация ясау нәтиҗәсендә грипп белән авыру һәм үлем-китем очраклары сизелерлек кимегән.

– 2006 елдан башлап, 12 ел эчендә, илдә грипп йоктыручылар – 13, үлем-китем очраклары 20 тапкырга кимеде. Боларның барысына да вакцинация ясатучыларның 2,5 мәртәбә артуы нәтиҗәсендә ирешелде, – дип искәрткән министр.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак, чөнки илдә җитештерелгән вакциналарда барлык актуаль штаммнар да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading