16+

Г.Тукай музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана

22 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана.

22 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана.

Вакыйга татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган. 29 гыйнварга кадәр музейда лекцияләр, интерактив уен-экскурсия, шулай ук әдәби-музыкаль кичә узачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

«Ф.Әмирхан ядкәрләре» лекциясе вакытында кунаклар ТР Милли музее фондларында сакланган мемориаль предметлар тупланмасы белән таныша алачак. Экспонатлар арасында – язучының күлмәге һәм «Хәят» повестеның кулъязмасы.

«ХХ гасыр башыннан сәяхәт» лекция-әңгәмәсе китап яратучыларны, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны, Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» фантастик хикәясен яңача укырга чакыра.

Килүчеләр экспозиция буенча «Фатих Әмирхан-135» квесты элементлары булган интерактив музей-экскурсиядә катнаша ала. Ул килүчеләрне язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның язмышы һәм мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачачак, Габдулла Тукай белән дуслыгы турында сөйләячәк.

«Фатих Әмирхан Казаны» дигән интерактив лекция экскурсовод-гидлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.

Моннан тыш, Г.Тукай әдәби музее төркемнәрендә «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә «Безнең Әмирхан» видеопроекты һәм «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай» озын мәкаләсе тәкъдим ителәчәк.

29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Фатих Әмирхан атналыгы» дигән йомгаклау чарасы – «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Килүчеләргә күренекле әдәбиятчының тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәкләр, аның әсәрләреннән өзекләр укыячаклар, «Печән мәйданы» спектакленнән эпизод күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading