Узган елның 4 ноябрендә - Халыклар бердәмлеге көнендә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы указга кул куйган иде.
Скопировать ссылку
Узган елның 4 ноябрендә - Халыклар бердәмлеге көнендә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы указга кул куйган иде.
Элеккеге тарихи мирасны торгызуга юнәлдерелгән әлеге проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга нигез ташы салынды. 21 июль көнне Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу ниятләнелә. Хәзергә исә анда археологик тикшеренү эшләре алып барыла.
Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Богородица монастыре территориясендә торгызылачак собор урынында археологик кыр эшләре апрель аенда башланган.
- Тикшереләсе территориянең гомуми мәйданы 2 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бу урында Бөек Ватан сугышы елларында төзелеп, 2000 елларга кадәр гамәлдә булган тәмәке фабрикасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән, шулай ук 1931 елда храм шартлатылганнан соң хасил булган җимерелү катламнарыннан арындыру эшләре алып барыла. Тикшерү барышында соборның аскы өлешендә мәгарә храмы табылды. Ул әйбәт сакланган, аның ярдәмендә без үзебезгә күп мәгълүмат алдык. Безгә аны саклап калып, ныгыту бурычы куелды, - дип сөйләде ул журналистлар белән булган матбугат очрашуында.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова храмны торгызу республика һәм ил өчен генә түгел, дөнья масштабындагы мөһим вакыйга булып торачагын ассызыклап үтте.
- Тарихи соборның үзенә бер аурасы бар. Шуның белән ул үзенә җәлеп итеп торачак. Аны күрергә католиклар, православие динендәгеләр генә түгел, мөселманнар һәм башка конфессия кешеләре дә киләчәк дип уйлыйм. Храм элеккеге урынында һәм шул ук зурлыкта булачак. Классик архитектура шедевры булган собор ничек булган, шулай торгызылачак, - ди ул.
Комментарийлар