16+

Гүзәл Тимербулатова: «Бер түбәтәйне ике атна чигәм»

Кул остасы Гүзәл Тимербулатова чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә түбәтәй чигәргә өйрәтте. Гүзәл һөнәре буенча җиңел сәнәгать өлкәсендә инженер-технолог. Түбәтәй чигү белән биш елдан артык шөгыльләнә.

Гүзәл Тимербулатова: «Бер түбәтәйне ике атна чигәм»

Кул остасы Гүзәл Тимербулатова чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә түбәтәй чигәргә өйрәтте. Гүзәл һөнәре буенча җиңел сәнәгать өлкәсендә инженер-технолог. Түбәтәй чигү белән биш елдан артык шөгыльләнә.

– Бер түбәтәй әзерләр өчен ике атна вакыт кирәк. Бизәге катлаулы булса, күбрәк вакыт таләп ителә. Мин эшне дә бизәк төшерүдән башлыйм. Башта аны озак кына уйлап йөрим. Аннары түбәтәй тегәргә утырам. Аның өчен тегү машинасы кулланам. Ә иң яраткан эшем – чигү. Башкалардан аермалы буларак, минем түбәтәйләр фәкать бисер белән генә чигелгән. Аларның сыйфатлысын алырга тырышам. Чех, япон бисерләре белән эшләргә яратам. Түбәтәйне бәрхет материалдан тегәм, ул ниндидер затлылык биреп тора, – ди ул.
Түбәтәйнең тарихына килгәндә, Гүзәлнең сөйләве буенча, алар башта башлык формасында булып, гади материалдан тегелгән.

– Аны шлем астыннан киеп калдырганнар. Ул башны тирләтмәгән. Вакыт узу белән, 19 нчы гасырда, түбәтәйләр Төркиядән килә башлый. Бүген ирләр кия торган түбәтәй формасы белән шуларны хәтерләтә. Элек түбәтәйләр көндәлеккә карарак төстәге материалдан, ә бәйрәмгә кияргә ачык төстә тегелгән, материалы да затлырак булган. Яшь кызлар кечкенә түбәтәй кияргә яраткан. Алар чәчләрен икегә үреп, иңнәренә салганнар. Түбәтәйне баш өстенә киеп куйганнар. Кияүдәге хатыннар башларын каплый торган түбәтәй кигән, чәчләрен шуның астына яшергәннәр, – ди ул.

Кул остасы сүзләренчә, туристлар арасында иң популяр сувенирлар рәтендә түбәтәй дә бар. Татар кызлары да, бәйрәмнәргә булса да, түбәтәйләр кия башлады. Алар аша үзебезнең миллилегебезне чагылдырабыз, ди ул.
Гүзәл, түбәтәйләр белән генә чикләнмичә, сумкалар да чигә башлаган. Акрынлап хоббины төп эшемә әйләндерергә ниятләп тора.

 

Фото: Татар-информ/Салават Камалетдинов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading