16+

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы сукырлар өчен җайлаштырылып дөнья күргән

Татарстан Республикасының Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы татар телендә нәшер ителгән, дип яза "Татар-информ".

Татарстан Республикасының Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы татар телендә нәшер ителгән, дип яза "Татар-информ".

Начар күргән кешеләр өчен китап ике төрле форматта ясалган: рельеф-нокталы Брайль шрифтында һәм аудиоязма формасында. Шушы ук басма рус телендә бераз алдарак дөнья күрде һәм кыска вакыт эчендә китап күзләре начар күргән кешеләр арасында зур ихтыяҗ уятты.

Гүзәл Яхинаның татар һәм рус телендәге аудиоязма китаплары начар күрүчеләр өчен эшләнгән "Логос" online-ресурсында урнаштырылган. Биредә аудиоязманы россиялеләр дә, чит илдә яшәүчеләр дә тыңлый ала.

Китапханә әлеге проектны Татарстан Республикасында дәүләт телләрен үстерү программасында катнашып тормышка ашырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading