16+

Гүзәл Яхина Илсур Метшин белән очрашты

Казан Мэры Илсур Метшин танылган язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. Очрашу шәһәр Башкарма комитетында аның яңа «Сәмәрканд Эшелон» романын тәкъдим итү алдыннан узды.

Гүзәл Яхина Илсур Метшин белән очрашты

Казан Мэры Илсур Метшин танылган язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. Очрашу шәһәр Башкарма комитетында аның яңа «Сәмәрканд Эшелон» романын тәкъдим итү алдыннан узды.

Илсур Метшин Гүзәл Яхина белән ике ел ярым дәвамында язган китапның сюжеты, шулай ук язучының иҗади планнары турында фикер алышты. Әңгәмә ахырында ул шәһәр башлыгына яңа романның нөсхәсен бүләк итте.

Казанлыларга Гүзәл Яхина «Сәмәркандка эшелон» китабын Аксенов йортында һәм ТР Милли китапханәсендә узачак иҗат кичәләрендә тәкъдим итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, «Зөләйха күзләрен ача» бестселлерлар авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы март башында чыкты. «Сәмәркандка эшелон» китабында вакыйгалар 1923 елда, Идел буенда ачлык вакытында, 500 сукбай баланы үлемнән саклап калу өчен, иминрәк төбәккә эвакуацияли торган «Дзержинский поездлары»ның берсендә бара. Язучы китабы жанрын «кызыл истерн» дип атый һәм аңа Казан турында аз билгеле булган берничә факт керүен кисәтә.

Элегрәк матбугат конференциясендә Г.Яхина романда сөйләнгән тарихның аңа якын булуын әйтте, чөнки 1922 елда әтисе ягыннан бабасын шул ук эшелоннарның берсендә Төркестанга җибәрәләр. Ул исән кала, ләкин аның белән барган балаларның яртысы һәлак була.

Гүзәл Яхина – «Зур китап», «Ясная Поляна», «Звездный билет» премияләре лауреаты. 2019 елда Казанда «Зөләйха күзен ача» китабы буенча сериал төшерү узды, ә 2020 елда федераль телевидениедә аның премьерасы булды.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading