16+

Гүзәл затларыбыз өчен күңелле бүләк

Татар эстрадасы йолдызлары язның беренче бәйрәмен “Южный” сәүдә үзәгендә 2 сәгатьлек бәйрәм концерты белән билгеләп узды.

Гүзәл затларыбыз өчен күңелле бүләк

Татар эстрадасы йолдызлары язның беренче бәйрәмен “Южный” сәүдә үзәгендә 2 сәгатьлек бәйрәм концерты белән билгеләп узды.

6 март көнне, Хәмдүнә Тимергалиева, Ләйсән Гимаева, Чәчкә, Рамиль Әйметдинов, Фирүзә, Анастасия Макарова, Рафис Кәлимуллин “TMTV” телеканалы һәм “Tatar Radiosi” радиостанциясенең ачык күчмә студиясе ярдәмендә чын бәйрәм чарасы – “TMTV” телеканалының 5 апрель көнне “Пирамида” мәдәни - күңел ачу комплексында узачак V нче Премиясенә багышлап түләүсез концерт оештырды.

8 март бәйрәме алдыннан уздырылган әлеге концерт гүзәл затларыбыз өчен күңелле бүләк булды. Монда татар һәм рус телләрендә, “Кил яныма”, Чын сөю”, “Картаясы килми”, “Парлы ялгыз”, “Океаны” кебек популяр җырлар яңгырады.

Концерт башланганчы, 1 сәгать алдан, “Tatar Radiosi” радиостанциясенең ачык күчмә студиясе старт алды.  Күп кенә тамашачылар, сатып алулары турында онытып, радиостанциянең ничек эшләвен карарга җыелды. Ди-джейлар партнерлардан бүләкләр уйнатты, ә җырчы Чәчкә гитара аккомпанементы астында үзенең популяр җырларын башкарды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading